Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Районда иң яхшы хат ташучыны бүләкләделәр

Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләкне район башлыгы Марат Зиатдинов һәм район газетасының баш мөхәррире Нусрет Мөфтәлиев тапшырды.

Кичә Мәмәтхуҗа авыл җирлегендә гражданнар җыенында 2022 елның 1 яртыеллыгына язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча иң яхшы хат ташучы дип табылган Фәридә Әхмәдиеваны бүләкләделәр.

Фәридә Фәрит кызы  Мәмәтхуҗа авылында туып-үсә, 8 сыйныфны тәмамлагач, Ключищи училищесына бухгалтерлыкка укырга керә.

Үзенең хезмәт эшчәнлеген 1989 елда "Кызыл өлеш" совхозында башлый. 1992 елда шул ук авыл егетенә кияүгә чыга, гаилә кыралар, кыз бала үстәрәләр.

Тормыш бара тора, совхозлар таркала һәм 2014 елда Фәридә Әхмәдиева почтальон булып җирле почта бүлегенә урнаша.

Шуннан бирле ул авыл халкын көн саен яңа матбугат, яхшы яңалыклар белән сөендерә. Ул һәр йортны ышанычлы адым белән әйләнеп уза, кемнең пенсиясен алып килергә, кемнең түләүләрен кабул итәргә, кемгә язылырга, кемгә яңа матбугатны тапшырырга, ә кемне хат белән сөендерергә икәнен белә.

- Минем эшем миңа бик ошый. Мин көн саен кешеләр белән аралашам. Кемгәдер ярдәм итә, кемнеңдер гозерен үти алсам, күңелем тынычлана. Авылыбыз кечкенә, барысыда күз алдында, бер-беребезне беләбез, ярдәм итәбез, - ди Фәридә.

Почтальон фикеренчә, пенсионерлар - иң күп укучы категория. Алар «кәгазь» формада мәгълүмат алырга күнеккәннәр һәм газета-журналларны түземсезлек белән көтәләр. Ә район газетасы - башка газеталар һәм басмалар арасында нөсхәләр саны буенча төп нөсхә.

Фәридә Әхмәдиеване җирлектә бигрәк тә өлкән буын кешеләре бик яраталар һәм хөрмәт итәләр. Хезмәт сөючән, тыйнак һәм игелекле хатын тулы җаваплылык белән эшен башкара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: почтальон лучший почтальон