Рамазан ае - сабырлык ае
28 февральдән мөселманнарны изге Рамазан ае көтә һәм дөньяның барлык мәчетләрендә тәравих намазлары укыла, ә 1 мартта инде күптән көтелгән ураза башлана.
Әлеге айны изге эшләр белән ничек үткәрергә икәнен аңлату өчен Югары Ослан районы имам-мөхтәсибе Гали хәзрәт Җиһаншинга мөрәҗәгать иттек.
- Бөек пәйгамбәр Мөхәммәд салләллаһу гәләйһиссәлләм әйткәнчә, "Ураза - сабырлыкның яртысы, ә сабырлык - иманның яртысы”. Рамазан аенда җәннәт капкасы ачыла һәм җәһәннәм капкасының ябыла торган вакыт. Әлеге айның иң бөек кануннарының берсе - ураза тоту, аның нигезе - таңнан алып кояш баеганчыга кадәр ризыкланудан тыелу. 28 февральдән 1 мартка каршы төндә иртәнге 4.31 гә кадәр ураза тотучылар ашау-эчүдән ифтарга кадәр, ягъни кояш баеганчы баш тартырга тиеш. Тәүлекнең якты вакытында ашаудан баш тартудан тыш, тәмәке тарту, якынлык кылу, колакка һәм борынга тамчылар һәм спрейлар куллану, коену тыела. Рухи ураза шулай ук үзенә тискәре хис-кичерешләрне контрольдә тотуны да үз эченә ала, бу чорда шулай ук сугыш-талашлардан, гайбәтләрдән, сүгенүләрдән, тәмсез сүзләрдән тыелырга кирәк.
Мәҗбүри уразадан азат ителергә мөмкин яки сәламәтлеге торышы буенча ураза тота алмаган мөселманнар бар, андый очраклар өчен сәдака - фидия каралган. Уразаны калдырган бер көн өчен бер мохтаҗны ашатырга тиешсез. Быел Мөселманнарның Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы карары буенча фидия бер көн ураза тотмаган өчен 400 сум тәшкил итә.
Барлык мөселманнарга да диннең барлык кануннарын үтиләрме, юкмы икәненә карамастан ураза тоту мәҗбүри. Үзеңнең ураза вакытындгы көнлек рационыңны дөрес итеп уйларга кирәк.
Рамазан аен ничек кенә көтсәк тә, аның санаулы көннәре бик тиз уза. Аның соңгы 10 көне аеруча әһәмиятле. Бөек пәйгамбәр әйткәнчә, бу көннәр безне җәһәннәм газабыннан азат итә. 29 март - уразаның соңгы көне, ә Ураза гаете 30 мартта була.
-Барлык мөселманнарны изге Рамазан ае башлану белән котлыйм. Аллаһы Тәгалә безне бары тик дөрес юлдан гына алып барсын, һәм безнең барлык гамәлләребез игелекле булсын, - дип теләкләрен җиткерде Гали хәзрәт Җиһаншин районыбыз мөселманнарына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев