Районда “Җомга марафоны” узды
Соңгы елларда республикабызда татар телен саклау, аны заманча проектлар белән киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү, ана телебезне төрле буын вәкилләренә, төрле социаль катлауларга яраклы рәвештә көндәлек тормышта куллануны тәэмин итү юнәлешендә зур эшчәнлек алып барыла.
Татар милләтен инде ничә гасырлар дәвамында ана телебез белән бергә динебез дә саклап килә. «Терәк-Опора» иҗтимагый файдалы хәйрия фонды да үз эшчәнлегендә дини оешмалар, татар телле имамнар, шәкертләр, гомумән, мөселман кардәшләребез белән актив эш алып бара.
Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә «Терәк-Опора» иҗтимагый файдалы хәйрия фонды Республикабыз районнарында яшәгән халкыбызга, күренекле дин белгечләре, имамнар тарафыннан татар телендә аңлаешлы вәгазьләр сөйләү, мөнәҗәтләр башкару, төрле яшьтәге милләттәшләребезне дин һәм тел берлегенә тарту өчен, «Җомга марафоны» дип аталган проект тәкъдим итә. Әлеге проект атна саен республикабызның бер районында халыкны җыеп, танылган имам, дин галимнәре тарафыннан татар телендә актуаль вәгазь уку, мөнәҗәтләр башкару, халыкның сорауларына җавап бирү, ул чараның видео форматын социаль челтәрләр аша киң җәмәгатьчелеккә таратуны күздә тота.
Чираттагы марафон Югары Ослан районының Салихҗан мәчетендә узды. Чарага олылар белән беррәттән укучы балалар да килгән иде. Ирек хәзрәт Җиһаншин үтемле вәгазь белән чыгыш ясады. Марафонга ямь биреп «Хәзинә» фольклор төркеме мөнәҗәтләр әйттеләр.
Шулай ук телне үстерү һәм саклап калудагы зур эшчәнлекләре өчен Рәхмәт хатлары да тапшырылды.
Чара азагында район җитәкчелеге исеменнән Бөтендөнья татар конгрессының район бүлеге җитәкчесе Гөлгенә Дәүләтшина чыгыш ясады. Ул проектның мөһимлеген билгеләп үтте һәм «Терәк-Опора» командасына әлеге чараны оештырганы өчен рәхмәт белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев