“Салават күпере” балалары көзге көннең матурлыгын күзәттеләр
Югары Ослан. Татарча

“Салават күпере” балалары көзге көннең матурлыгын күзәттеләр

Көз акрынлап үз хокукларына аяк баса, әмма әлегә һава торышы үзенең кояшлы, җылы көннәре белән сөендерә һәм балалар саф һавада рәхәтләнеп йөрергә яраталар.

Югары Осланның «Салават күпере» балалар бакчасының өлкән группа балалары көзге урамда йөрделәр. Аларның сәфәре "Нәрсә ул табигать?" дигән сорауга җавап табудан башланды. Балалар елның вакытын, көз билгеләрен атадылар. Аннары чәчәк клумбасын карадылар, чәчәкләрнең ни өчен көз көне кибүе турында сөйләштеләр, тәрбияче кипкән чәчәкләрдән орлык җыярга, аларны язын утыртырга тәкъдим итте.

Тәрбияче балаларның игътибарын агач төбенә юнәлтте, агач төбенең кечкенә бөҗәкләргә һәм кортларга йорт икәнен аңлатты. Сабыйлар куаклыкларны һәм агачларны карадылар, аларның бер-берсеннән нәрсә белән аерылганын белделәр. Сәфәр азагында балалар коры яфракларны җыйдылар һәм төркемдә алардан күбәләкләр ясадылар.

Мондый күзәтүләр балаларның белемнәрен киңәйтеп кенә калмый, әйләнә-тирә дөньяга сакчыл караш та тәрбияли.


Нет комментариев