Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Районда Өлкәннәр көнен билгеләп үтү дәвам итә

Безнең илдә күп кенә бәйрәмнәр һәм истәлекле даталар белән беррәттән күңелле бәйрәм - Өлкәннәр көне дә бар.

Ул октябрьнең беренче көнендә билгеләп үтелә. Бу көн өлкәннәргә намуслы хезмәтләре, зур тормыш тәҗрибәләре, яхшылыклары һәм зирәклекләре өчен тирән ихтирам белдерү һәм җылы рәхмәт сүзләре әйтү өчен менә дигән мөмкинлек бирә.

Өлкән кеше ункөнлеге кысаларында Үзәк район китапханәсенә китап укучылар, “Диалог” клубы әгъзалары “Без чәй янында күңелсезләнмибез” әдәби-конкурс программасына чакырылган иде.   Очрашу башында кунаклар бик күп җылы сүзләр һәм теләкләр ишеттеләр. Китапханә хезмәткәрләре барысын да бәйрәм белән котлады, өлкән буынга сәламәтлек, яхшы кәеф, туганнарның һәм якыннарның мәхәббәтен теләде.

Кунаклар  кызыклы уеннар һәм конкурсларда, «Көзге открытка» мастер-классында актив катнаштылар, табышмакларга, җырларга, шигырьләргә  җаваплар таптылар. Чәй табыны артында чарада катнашучылар бер-берсен котлап кына калмадылар, рәхәтләнеп  узган елларны искә төшерделәр.

Бәйрәм чарасы җылы һәм дустанә атмосферада узды, барысы да бик күп уңай хис-кичерешләр алды, күңелле ял итеп, матур кәеф белән таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев