Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Район башлыгы Марат Зыятдинов авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре урып-җыю һәм кыр эшләре барышы турында хәбәр иттеләр.

Узган атнада  Марат Зыятдинов  авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән агымдагы мәсьәләләр буенча эшлекле киңәшмә үткәрде.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре урып-җыю һәм кыр эшләре барышы турында хәбәр иттеләр. Бүгенге көндә бөртекле һәм кузаклы культуралар 17974 гектарда җыеп алынган, бу барлык мәйданның 98%  тәшкил итә. 54821 тонна ашлык суктырылган, гектарыннан 31 центнер уңыш чыккан. Урып-җыю эшләре белән бергә басуларда 2288 гектарда көзге культуралар чәчү бара, бу планлаштырылган мәйданның 43%  тәшкил итә. Киңәшмәдә шулай ук терлек азыгы әзерләү мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар.

 

Чыганак: https://verhniy-uslon.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2118938.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рабочее совещание