Пекинда башланган Олимпиада уеннарында беренче җиңүчеләр билгеләнде
Югары Ослан. Татарча

Пекинда башланган Олимпиада уеннарында беренче җиңүчеләр билгеләнде

Бүген Олимпиада уеннарына беренче старт бирелде.

Хоккей буенча хатын-кызлар җыелма командасы Швейцария командасы белән очрашты һәм беренче җиңүгә дә иреште: 5:2. Команда составында Татарстан кызы да бар, Кукмарадан Фәнүзә Кадыйрова.

Иртәгә хатын-кызлар арасында фигуралы шуу буенча ярыш узачак. Бүген ирләр арасында Марк Кондратюк 3 урынны яулады. Ритм-биюләрдә Виктория Синицына белән Никита Кацалапов икенче урында. Парлы шууда да Анастасия Мишина белән Александр Галләмов икенче урында.

Гомумкоманда зачетында беренче урында Америка спортчылары бара, икенче дә – Россия командасы, өчкенчедә – Кытай.

 

Читай «Волжскую новь» в МАКС, Вконтакте, Одноклассники, ДзенТелеграм,


олимпиада олимпиада в Пекине

Нет комментариев