Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Печище балалар бакчасында «Янгын куркынычсызлыгы көне» узды

Янгын куркынычсызлыгы темасы балалар бакчасының тәрбия-белем бирү процессында аерым урын алып тора. Дәреснең төп бурычларының берсе - балаларда янгын куркынычсызлыгы нигезләрен формалаштыру, танып-белү-гамәли эшчәнлеге аша аңлы рәвештә һәм куркыныч вакытында үз-үзеңне тоту күнекмәләрен булдыру.

Көн дәвамында балалар төркеме тәрбиячесе балаларны янгын сүндерүче һөнәре белән таныштырды. Балаларга аның хезмәте безнең өчен никадәр мөһим булуы турында аңлаттылар. Балалар янгын сүндерүче нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге турында сөйләделәр. Аларны: “Янгын сүндерүчегә кайда өйрәтәләр, янгын машинасы ничек эшли, багор, фонарь, кошма ни өчен кирәк?” - дигән сораулар кызыксындырды.

Тәрбияче  балаларга өйдә шырпының ни өчен кирәклеген, аның белән уйнарга яраманлыгын аңлатты. Балалар янгын чыгуның сәбәпләре турында сөйләделәр. Аннары балалар янгын вакытында шәхси саклану чаралары белән танышып, өйрәнү эвакуациясендә катнаштылар. Уен мәйданчыгында аларны тагын бер сынау көтә иде, балалар янгын сүндерү җайланмасы белән таныштылар, һәркем ут сүндергечтән "ут сүндерергә" тырышып карады.

Балаларны янгын вакытында үз-үзләрен дөрес тотарга өйрәтергә, үзеңне угарлы газдан саклау, паникага бирелмәү һәм качмау өчен, саклану чараларын күрергә кирәклегенә аерым игътибар бирелде. Иң мөһиме янгын чыккан урыннан тиз генә чыгып китү һәм бу хакта өлкәннәрне кисәтү.

Бу көн балалар өчен кызыклы булды, ә алган белемнәре алдагы тормышларында ярдәм итәчәк. Балалар бакчасында  янгын куркынычсызлыгы буенча "Ут белән сак бул" стенды оештырылган, ул ата-аналарга һәм балаларга ут белән эш итүдә саклык турында тагын бер кат искә төшерәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев