Әкият геройлары костюмнары киеп, алар мөмкинлекләре чикле булган балаларга кунакка килделәр, бүләкләр тапшырып бергәләп күңел ачтылар.
Балалар һәр елны үзәк белгечләрен түземсезлек белән көтеп алалар. Көндезге төркемгә йөрүче балаларны да онытмыйча яннарына бардылар. Әле алар арасында туган көнен билгеләп үтүче бала да бар иде, аңа бәйрәм торты тапшырдылар, чын күңелдән котлаулар яңгырады.
“Дусларыбыз йөзендә елмаю һәм шатлык күрү, өйләренә бәйрәм бүләк итү, безгә үзебезгә дә шатлык”- дип билгеләп үтте бүлек мөдире Эльвира Сафиуллина.
Читай «Волжскую новь» в МАКС, Вконтакте, Одноклассники, Дзен, Телеграм,
Нет комментариев