Октябрьский бистәсендә спорт бәйрәме узды
Ул “Безнең рекордлар - сиңа Республика” шигаре астында үткәрелде.
Октябрьский бистәсе балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтән үк балаларны Конституциянең төп нигезләмәләре белән таныштыралар, Ватанга мәхәббәт, хөрмәт һәм горурлык тәрбиялиләр, дәүләт символлары белән дәресләр һәм бәйрәм чаралары ярдәмендә хокукый культураны формалаштыралар.
Балалар бакчасында Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган спорт бәйрәме узды. Бәйрәмнең максаты: кирәкле физик сыйфатларны үстерү, командада эшли белү, коллективлык хисен тәрбияләү. Балалар көч, җитезлек һәм тизлектә ярыштылар. «Кичү», “Инеш”, «Кыршау эстафетасы» эстафеталарында канашып балалар үзләрен зур бердәм гаилә, чын коллектив итеп хис итә алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев