Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Октябрьский балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре урманда кунакта булдылар

Экологик тәрбия һәм белем бирү айлыгы кысаларында балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Урманда кунакта» экскурсиясе узды. Көзге матур көндә табигатькә сәфәр - күңелле һәм файдалы вакыт үткәрү өчен менә дигән мөмкинлек.

Балалар һәм тәрбиячеләр якындагы урманда экскурсиядә булдылар. Сәфәр вакытында балалар белән көзнең үзенчәлекле билгеләрен кабатладылар, үсемлекләр, бөҗәкләр һәм кошлар тормышындагы үзгәрешләр турында белемнәрне киңәйттеләр. Шулай ук балаларның игътибарын урмандагы исләрнең һәм сизү тойгыларының төрлелегенә юнәлттеләр.

Сәяхәт барышында балалар белән урманда үз-үзеңне тоту, табигатькә сакчыл караш кагыйдәләрен кабатладылар. Ахырда бергәләп «Аюда кунакта», «Хәйләкәр төлке», «Бүре һәм бәрәннәр» уеннарын уйнадылар.

Балалар экскурсиядән энергия һәм бик күп уңай хис-кичерешләр алдылар. Балалар өлкәннәр ярдәмендә табигатьне балачактан яратырга һәм сакларга өйрәнәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев