Октябрьский авыл җирлегендә тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшырдылар
Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан, Ватанны саклаучылар елы кысаларында тыл хезмәтчәне Галимә Мингали кызы Гайфуллинага «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» истәлекле медале тапшырылды.
Галимә Мингали кызы 1931 елның 3 апрелендә Макыл авылында туа. Икенче сыйныфны тәмамлап, 11 яшендә колхозга төрле эшләрдә йөри, аннары «Сороковик» совхозында фермада сыер савучы булып эшли. 1958 елда кияүгә чыга. 1970 елда гаиләсе белән Матюшино авылына күченә һәм Галимә Мингали кызы колхозда сыер савучы булып эшен дәвам итә. Ул хезмәт ветераны. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәте өчен» медале һәм башка бик күп бүләкләр белән бүләкләнә.
Шулай ук Октябрьский авыл җирлегенең Яңа Болгар авылында тыл хезмәтчәне Гүзәлбаева Фирадия Закир кызына да «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» истәлекле медале тапшырылды. Фирадия Закир кызы 1932 елның 3 ноябрендә ТАССРның Югары Ослан районы Яңа Болгар авылында күп балалы гаиләдә туа. Бөек Ватан сугышы елларында үсемлекчелектә, кырчылыкта, ындыр табагында эшли. 1954 елда «Ташевский " совхозына эшкә урнаша, сыер савучы булып хезмәт куя. 1987 елда лаеклы ялга чыга. Хезмәт ветераны. Яхшы хезмәте өчен күп кенә бүләкләр, грамоталар һәм район җитәкчелегенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.
Юбилей медальләрен һәм бүләкләрне авыл җирлеге башлыгы Шамил Азизов, авыл җирлеге депутаты Василий Нефедов тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев