Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Наилә Хөсәенова: “Балаларымның, оныкларымның уңышларына сөенеп яшим”

Бик укымышлы, ярдәмчел кеше ул. Аның белән сөйләшергә җиңел, күңелле, кызык. Ипле, көр күңелле, шаян сүзле ханым. Язмамның герое Наилә Касыйм кызы Хөсәенова.

Норлат шәһәрендә күп балалы гаиләдә туып үскән. Сигезенче класстан соң Казанга килеп СПТУда белем ала, тегүче һөнәрен үзләштерә. Укып бетереп тегү фабрикасына эшкә урнаша. Туган як аны үзенә тарта, Норлатка кайтып көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатына урнаша. Санау-хисап эшләрен балачактан яратып, үзлегеннән хисапчы хезмәтенә дә өйрәнә Наилә ханым. Булачак тормыш иптәше Көрнәле Әмзә авылы егете Хәлим Барый улы белән танышалар. Егет эшне озакка сузмый, өч айдан Наиләне урлап кайта, уртак тормышны авылда башлап җибәрәләр. Хәлим Барый улы тракторист булып эшли. Тырышлыгын күреп аңа Алабугадагы милиция мәктәбенә укырга тәкъдим итәләр. Читтән торып Мәскәүдәге милиция академиясен тәмамлый. Хөсәеновлар юллама белән Югары Осланга килә, шулай итеп гаилә тормышы Идел буйларында дәвам итә. Норлатта туган Нияз, Нәзиләгә иптәшкә Югары Ослан кызы булып Рәзилә туа.

Наилә Касыйм кызы Югары Осланда хезмәт юлын “Салават күпере” балалар бакчасында башлап җибәрә. Яраткан һөнәре – хисапчы булып район үзәгенең оешмаларында эшли. Кайда гына эшләсәдә җитәкчеләр, хезмәттәшләре белән дус-тату мөгалләмәдә, сагынып искә алырлык итеп эшли, һәрбер хезмәттәше турында күңелендә якты хәтирәләр саклана аның.

Өч балаларын да алар хезмәт яратучы, намуслы, гадел итеп үстерәләр, югары белем бирәләр. Бер-бер атлы алар үз тормышларын кора башлыйлар, оныклар туа. Аларга оныкларны үстерешер, булышыр өчен Наилә Касыйм кызы лаеклы ялга чыга.

Гаиләне кайгы җиле дә читләтеп үтми, 2006 елның салкын январендә 33 ел бергә яшәгән тормыш иптәше вафат була. Кайгылы көннәрендә аңа дуслары, туганнары, балалары, оныклары яшәргә көч бирә.

-Гаилә дусларыбыз бик әйбәт, ирем исән вакыттагы дуслар бүгенге көндә дә онытмыйлар, ташламыйлар, аралашабыз, ярдәмләшеп яшибез. Балаларым үземне бик кайгырта, саклап, яклап торалар, һәрберсенең уңышына шатланып яшим. Кияүләремне дә бик яратам, бик әйбәтләр. Оныкларым килә, алар белән тормышым ямьләнә, көннәрем алар белән үтә. Инде алар да үз тормышларын кора башлады. Иртәмне догалардан башлыйм, безгә иптәш хәзер дога инде. Балаларыма, оныкларыма, юлда булганнарга, барлык кешеләргә аерым-аерым теләкләр телим. Югары Осланны бик яраттык, бик матур җирдә аңлашып, бәхетле яшәдек, яшибез, - ди тыйнак кына Наилә ханым.

Үткән тормышын моңсуланып та, көлеп тә искә алды ул. Бүгенге көндә тормышына рәхмәтле, риза булып, булганына шөкер итеп, балаларының, алты оныгының янда булуларына шатланып, барысына да бәхет, тигез тормыш теләп яши Наилә Касыйм кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев