Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Мулланур Вахитов исемендәге авылда Авыл көнен билгеләп үттеләр

Бәйрәмне үткәрү урыны итеп Фәйзрахман чишмәсе сайланды.

Авыл көне чын татар бәйрәме Сабантуй буларак узды, анда концерт программасы белән беррәттән уеннар, конкурслар, спорт ярышлары да оештырылды. Милли көрәш бәйрәмнең кульминациясе булды.

Авыл халкы һәм килгән кунаклар бәйрәм башланганчы ук аланга җыела башлады. Мәйданда халыкны музыка каршы алды, шашлык һәм хуш исле пылау исе бөтен тирә-юньгә таралды.

Бәйрәм театральләштерелгән тамаша белән башланып китте.

Бәйрәмгә җыелучыларны район башлыгы урынбасары Сергей Осянин, авыл җирлеге башлыгы Фәрит Кәримов, Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Гөлгенә Дәүләтшина, "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының район бүлекчәсе җитәкчесе Әлфия Минһаҗева котладылар.

Тантаналы шартларда яшь гаиләләрне, юбилярларны, авыл җирлеге үсешенә зур өлеш керткән актив ветераннарны һәм хезмәтчәннәрне котладылар.

Милли традицияләрне үстерүдә һәм ныгытуда ярдәм иткән өчен Авыл көнен оештыручылар һәм концерт программасында актив катнашучылар район Башкарма комитеты, Бөтендөнья татар конгрессы җирле бүлекчәсе, "Ак калфак"татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының район бүлекчәсе җитәкчесенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Бүләкләү тантанасы җирле талантлар һәм республикадан килгән кунаклар башкаруындагы концерт номерлары белән алмашынды.

Вахитлыларга һәм бәйрәм кунакларына Фердинанд Сәлахов һәм "Алтын Ай"төркеме үз җырларын бүләк иттеләр.

Авыл көне турында истәлек калдырырга теләүчеләр өчен, матур фотозоналар рәсмиләштерелде.

Милли көрәш бәйрәм кунакларының игътибарын аеруча җәлеп итте. Мәйданда батыр исеме өчен җитди көрәш барды. Киеренке көрәштә абсолют батыр булып Вахит авылы егете Сәлимуллин Фаил танылды. Сүз уңаеннан, Фаил узган ел шулай ук абсолют батыр титулын яулады. Быел Сәлимуллинга тәкә һәм духовой шкаф тапшырдылар.

Җиңүчеләргә бүләкләр Азат Ваһаповның спонсорлык ярдәме белән бирелде.

- Бәйрәмгә әзерлекне без күптән башладык. Халык традицияләрен яңадан торгызып, без инде икенче ел бу бәйрәмгә бүләкләр җыюны оештырабыз. Җырлар, милли уеннар, биюләр белән без районның татар вокаль коллективлары белән татар авылларында яшәүчеләрне йөреп чыгабыз. Быел Макыл авылын да тоташтырдык. Халык бу бәйрәмне түземсезлек белән көтә, моңа без бик шат, дип уртаклаша бәйрәмне оештыручылар.

Оештыручыларның киләчәк планнарында бу чараны район Сабан туена багышлау һәм аны алдагы көнне үткәрү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабантуй авыл көне