Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Мошенниклар исәпләнмәгән эш стажы аркасында пенсияне яңадан санап, арттырырга тәкъдим итә

Җинаятьчеләр өлкән яшьтәге кешеләргә Россия социаль фонды хезмәткәрләре исеменнән шалтыраталар. Алар хәбәр иткәнчә, агымдагы пенсия күләмен сизелерлек арттырырга мөмкин, янәсе исәпкә алынмаган хезмәт стажы табылган.

Аферистларга ышанганнарны күп функцияле үзәккә (МФЦ), мәсьәләне хәл итү өчен СФР бүлегенә чакыралар. Өстәвенә, караклар кеше яшәгән урында булган үзәкләрнең яки бүлекләрнең чын адресларын да атыйлар. Бу гражданнарның уяулыгын бетерә. 

Җинаятьчеләр сценарие буенча, кабул итүгә язылу өчен кеше паспорт, СНИЛС, ИНН мәгълүматларын тапшырырга һәм СМС-хәбәрдән кодны атарга тиеш. Элеге санап үтелгән документлар һәм хәбәрдәге код саны мошенникларга Дәүләт хезмәте порталында кешенең учет язмасына керү мөмкинлеген алу өчен кирәк. Аңа керү мөмкинлеген алып, алар кредитлар яки заемнарны тоткарлыксыз рәсмиләштерә алалар. 

Нәрсә эшләргә

Мондый телефон шалтыравы кергәч, сүзне бүлдерегез, сөйләшмәгез. Дәүләт оешмаларының чын хезмәткәрләре, шул исәптән Россиянең социаль фонды да, мондый сораулар белән шалтыратмыйлар. Теләсә нинди социаль мәсьәләләр буенча СФРның бердәм контакт үзәгенә 8-800-10-000-01 телефоны аша мөстәкыйль рәвештә шалтыратырга яки якындагы бүлеккә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Беркемгә һәм беркайчан да шәхси мәгълүматларны, карталарның реквизитлары, СМС-код, шулай ук үз аккаунтларыгызның логиннарын һәм парольләрен хәбәр итмәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев