Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Минтимер Шәймиев Фәрит Мөхәммәтшин турында: “Слесарьдан алып, партия җитәкчесенә кадәр юл үткән кеше”

Татарстанның Беренче Президенты, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Фәрит Мөхәммәтшинның 75 яшьлек юбилее уңаеннан чыгарылган “Язмыш борылышлары” китабын тәкъдим итү чарасында катнашты.

Минтимер Шәймиев фикеренчә, башкалар арасында аерылып тору, җитәкче вазыйфаларны биләү ул чорда бер дә җиңел булмый.

“Фәрит Хәйрулла улы ул тормышта бик тыйнак кеше. Бик әзерлекле. Аның нинди катлаулы тормыш юлы узуын бик сирәк кеше белә. Нефть чыгару буенча илдә иң зур урында эшләгән кеше. Өстәвенә, сугыштан соң Татарстан нефте хисабына илне торгызу бурычы куела. Ул территориядә нинди кешеләр генә эшләмәгән! НГДУның нинди җитәкчеләре булган! Өстәвенә партия эшен дә алып барасы. Нефть ягында сиңа игътибар итсеннәр өчен бик авыр! Фәрит Хәйрулла улы слесарьдан алып, партия җитәкчесенә кадәр юл үткән кеше.

Аны Сәүдә министры итеп билгеләп юкка гына булмады. Моның өчен товарны бүлә белү кирәк. Мин хакимияткә бераз иртәрәк килдем. Бу өлкәдә җитәкче кеше, аңа тулысынча ышанырлык булырга тиеш иде. Шуңа да без Фәрит Мөхәммәтшин кандидатурасында тукталдык. Ул намус белән эшли.

Министр булып билгеләнгәннән соң, Әлмәттәгеләр Фәрит Хәйрулла улын безгә кире кайтарыгыз, зинһар дип сорады. Шул чакта мин Әлмәт активын тыңларга мәҗбүр булдым. Республикада шундый хәлләр дә булды”, -ди Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев.

“Югары Советта судлар оештырдылар. Кызганычка каршы, алар арасында Татарстаннан сайланган депутатлар да бар иде. Аны ачык эфирда хөкем иттеләр. Татарстанның суверенететы хакында декларацияне кире кагыгыз дип таләп иттеләр. Ул вакытта хатыннар да йокы күрмәде. Исән кайтырлармы икән дип борчылдылар. “Шәймиевны читлек эчендә Мәскәүгә китерергә кирәк”, диде Югары Советның ул вакыттагы җитәкчесе Хасбулатов. Мин боларның барысын да Фәрит Хәйрулла улының нинди икәнен аңлатыр өчен, аның эчке ышануы ни дәрәҗәдә булуын күрсәтү өчен сөйлим”, - диде Минтимер Шәймиев.

Беренче Президент Татарстанның Россия Конституциясен беренчеләрдән булып кабул итүен дә искәртте. Чөнки декларацияне саклап калырга кирәк иде, диде ул.

“Берәүгә дә гомер икәү бирелмәгән. Аны менә шулай үтәргә кирәк! Халкыңа хезмәт итеп, шул ук вакытта, уңышка да ирешеп”,- дигән фикерен җиткерде Минтимер Шәймиев.

Бәйрәм чарасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты һәм Фәрит Мөхәммәтшинга "Дуслык" ордены тапшырды. 

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/shymiev-mkhmmtshin-khakynda-slesardan-alyp-partiya-itkchesen-kadr-yul-tkn-keshe

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилей Фарид Мухаметшин 75 лет