Май аена халык сынамышлары
Май борыңгы Грециянең яз алиһәсе Майя исемен йөртә. Римлылар аны уңдырышлы җир алиһәсе дип санаган.
- Май юеш – июнь коры.
- Май ае салкын булса, ашлыкка туклык, чебенгә юклык булыр.
- Май коңгызы күп булу – корылыкка.
- Майның яңгырлы булуы игенпечәнгә файда, җимешкә – зыян.
- Шомырт иртә чәчәк атса, җәй эссе була.
- Май башында җылы булса, икенче яртысында суыклар көт.
- Майда яңгырлар күп яуса, көз коры килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев