Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Матюшино мәктәбендә «Солдатка посылка» акциясе оештырылды

Мәктәпнең тегү цехында махсус хәрби операциясендә катнашучылар өчен эчке кием тегү буенча эш кайный.

Бу акциядә укучылар, укытучылар һәм мәктәп хезмәткәрләре катнаша. Өлкән сыйныф укучылары Саша Филиппова, Вилада Токарева, Руслан Зарипов һәм Никита Анисимов элгеләр буенча бик тырышып эшләнмәләр кисәләр.

Укучыларны тегүгә өйрәтүче  мастер Ольга Аблаева җитәкчелегендә мәктәпне тәмамлаучы хәзерге студент Зарина Гадельшина, мәктәп хезмәткәрләре Юлия Швецова һәм Рузалия Юзаева тегү эшләрен башкаралар. Укытучылар Любовь һәм Илгизәр Гаделшиннар акцияне оештыруда зур ярдәм күрсәтәләр.

- Бүгенге акциядә катнашучыларга ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез һәм Матюшино мәктәбе коллективы куллары белән җитештерелгән продукция безнең солдатларга ярдәм итәр дип ышанып калабыз, - ди мәктәп җитәкчесе Римма Шәрәфиева

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик кирәкле эш эшлисез, Римма Анваровна. Балаларны да дөрес иттереп тәрбиялисез, солдатларга да файдалы эш эшлисез. Рәхмәт сезгә.

    Теги: матюшинская школа «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!»