Матюшино мәктәбе кирәкле бүләк кабул итеп алды
Матюшино урта мәктәбе базасында яшүсмерләрне укыту буенча «Агрокласс» уңышлы эшләп килә.
Ул Илдус Шәрәфиев тырышлыгы белән «С» категориясе белән «тракторчы-машинист» белгечлеген алырга ярдәм итә. «Агрокласс» эшләү чорында “С” категорияле «тракторчы-машинист» таныклыгын 140тан артык кеше алган.
Шушы көннәрдә «Кызыл Шәрык Агро» генераль директоры Гадел Хәйруллин Матюшино мәктәбенә немец тракторы - KLACC « Ares» бүләк итте. Әлеге тракторның булуы «Агрокласска» механизаторларны «Д» категориясенә өйрәтергә мөмкинлек бирәчәк.
Мәктәп хезмәткәрләре һәм укучылар меценатлык өчен Гадел Айрат улына олы рәхмәтләрен белдерәләр. Аңа һәм “Кызыл Шәрык Агро”ның барлык коллективына сәламәтлек, хәерле ниятләр, якты, әһәмиятле вакыйгалар, шәхси бәхет һәм киләчәктә компаниянең чәчәк атуын телиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев