Мәмәтхуҗада китапханәгә гаилә белән йөриләр
Мәмәтхуҗа авыл китапханәсендә “Гаилә белән китапханәгә” акциясе һәм Гаилә елы кысаларында “Әти-әниләребезнең яраткан китаплары” дигән китап күргәзмәсе эшләде.
Китапханәгә тулы гаиләләре белән килсәләр бик күңелле. Балалар, әниләр, әтиләр, әбиләр, бабайлар, апа-сеңелләр бергәләп китап сайлыйлар, аннары бергә укыйлар һәм фикер алышалар. Китапханәдә һәр гаилә әгъзасы кызыксынуы буенча китап таба ала.
Китап күргәзмәсендә әти-әниләр үзләренең балачакта укыган китаплары белән очраша, алар турында үз балаларына сөйли алалар. Ата-аналар китапханәнең иң яхшы китаплары дип А. Гайдарның «Тимур һәм аның командасы», «Чук һәм Гек», В. Драгунскийның «Денис хикәяләре», Н. Носовның «Автомобиль», Э. Успенскийның «Крокодил Гена һәм аның дуслары», А. Л. Барто, С. Маршак, С. Михалков шигырьләре һәм башка китапларны атадылар.
Әти-әниләр китаплардан өзекләр укыдылар, үз балаларын балачакта укыган китаплары белән таныштырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев