Мәмәтхуҗада файдалы чара узды
Югары Ослан. Татарча

Мәмәтхуҗада файдалы чара узды

14 ноябрь көнне, Бөтендөнья диабетка каршы көрәш көнендә, «Сәламәт озын гомер» программасы кысаларында, Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре мәгълүмати әңгәмә үткәрделәр.

Аның максаты - халыкка шикәр диабетын иртә диагностикалауның мөһимлеге, төп билгеләре һәм аны булдырмау чаралары турында сөйләү. Чара барышында катнашучыларга белешмәләр тараттылар, анда гади тел белән диабетның нәрсә икәнлеге, нинди борчулы билгеләргә игътибар итәргә кирәклеге (мәсәлән, даими сусау, тиз ару, кычыну) һәм баланслы туклану, физик активлык һәм даими медицина тикшерүләре аша куркынычларны ничек киметергә кирәклеге аңлатылды. Әңгәмә чын мәгънәсендә файдалы булды: катнашучыларның күбесе үзләренең һәм якыннарының сәламәтлегенә игътибарлырак булырга ярдәм итәчәк мөһим нәрсәләрне белүләрен билгеләп үттеләр.

Мондый очрашулар күркәм традициягә әверелер һәм үзеңне кайгырту культурасын формалаштырырга ярдәм итәчәк.


Нет комментариев