Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Мәмәтхуҗа авыл китапханәчесе Елена Седова туган якны өйрәнү квест-уенын үткәрде

Туган ягыбызның үткәне турындагы белемнәрне киңәйтү, туган авылыбызның тарихи мирасын хәтердә саклап калу, кече Ватаныбыз өчен горурлык хисен үстерү хәзерге шартларда аеруча актуаль булып кала.

Квест катнашучыларга туган як тарихын искә төшерергә, үз белемнәрен баетырга, алар туган һәм үскән урынны өйрәнергә мөмкинлек бирде. Квест барышында катнашучылар маршрут буенча төрле биремнәрне үтәп бардылар.

Китапханәдә балалар китапханә фондыннан туган якны өйрәнү әдәбияты белән таныштылар, җирле шагыйрь Жан Миндубаевның “Туган як” шигыреннән төшеп калган сүзләрне өстәделәр, авыл картасында урамнарның иске исемнәрен күрсәттеләр, авыл советы бинасында авыл җирлегенең элеккеге башлыгы үзенең вазифасын ничә ай башкаруын ачыкладылар, һәйкәл янында Советлар Союзы Герое Н.Ш. Зиннуровның һәм афган сугышында катнашкан А.Е. Казаковның тормыш юлы белән таныштылар, авыл чишмәләренең исемнәрен белделәр һәм борынгы кабер ташларында күрсәтелгән даталарны таптылар.

Чара мавыктыргыч һәм кызыклы булды, ә иң мөһиме балалар үзләре туып-үскән туган як- кече Ватан тарихыннан бик күп кызыклы мәгълүматләр белделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев