Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Макылда Татарстан Республикасы көненә концерт узды

Кече Ватан... ул туганнарыбыз яшәгән, һәрбер почмагы таныш булган туган, үскән авылыбыз. Аның һәр мизгелен үз хәтеребездәдә сакларга кирәк, чөнки болар барысы да - Туган ил, ә ул кешедә бер генә була.

Макыл авыл җирлегендә Татарстан Республикасы көненә багышланган “Минем кече Ватаным” дип исемләнгән бәйрәм концерты узды. Мәдәният йорты янындагы мәйданда авыл халкы һәм авыл кунаклары өчен матур фотозона бизәлде,  бәйрәмгә килүчеләр өчен  шулай ук татлы мамык, попкорн һәм шашлык белән сәүдә оештырылды.

Чараны концертның иң кечкенә катнашучылар –беренче сыйныф укучылары  "Россия" биюе белән  ачты. Мәдәният йорты каршындагы үзешчән сәнгатьтә катнашучылар тамашачыларга үзләренең иҗат бүләкләрен һәм күтәренке бәйрәм кәефе бүләк итте. Сәхнәдән “Троица” вокаль триосы, “Вдохновение” ансамбле, Евгений Алексеев, Мәдинә Хисамова, Рәмзия Гатауллина, Равил Хәйруллин, Зоя  Андрианова башкаруында җырлар, шигырьләр, татар халык, эстрада көйләре яңгырады. Шулай ук авылдашлары Рианна Сафина, Аида Колезнева һәм “Краш” бию дуэты чыгышлары белән сөендерделәр.

Бәйрәм концерты барышында авыл җирлеге  башлыгы Павел Карпухин сәхнәдә чыгыш ясаучы үзешчән артистларга Рәхмәт хатлары тапшырды һәм аларга алга таба да иҗади уңышлар, сәламәтлек  теләде.

Мәдәният йорты хезмәткәрләре   режиссер-куючысы Ксения Анохинага һәм  концертмейстер Миңлегөл Шәйдуллинага, авыл җирлеге администрациясенә, шулай ук барлык артистларга һәм тамашачыларга концертны оештыруда һәм уздыруда ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев