Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Макылда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе узды

Районда “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе тәмамлану стадиясенә керде, беренче сыйныф укучыларының күпчелеге үзләренең кадерле портфельләрен алды инде.

"Балалар , сез... белем дөньясына эләктегез!, - дип теләкләрен ирештерделәр Макыл, Матюшино, Коргуза, Октябрьский, Куралово һәм Түбән Ослан мәктәпләренең беренче сыйныфка баручы  укучыларына һәм  аларга тәүге мәктәп букчаларын тапшырдылар.  

Әлеге бәйрәмне төп  геройлар - 31 беренче сыйныф укучылары  өчен Макыл мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырды.  Балалар конкурсларда катнаштылар, алып баручының сорауларына дөрес җавап биреп портфелен югалткан Машага аны табарга ярдәм иттеләр. Әлбәттә, алар түземсезлек белән рюкзакларны тапшырганны көттеләр.  Шуңа күрә район башлыгы Марат Зиатдинов һәм Кызыл Шәрык компаниясенең генераль директоры, Казан шәһәр Думасы депутаты Гадел Хәйруллинның сүзләре ата-аналарда һәм  балаларда кызыксыну уятты.

- Сез белем дөньясына, кызыклы тормышка эләгәсез, анда сезне укытучылар, ата-аналар озата барачак, сез укымышлы булсын өчен алар  бар тырышлыкларын куячак. Сезгә яхшы, файдалы, акыллы кешеләр, ата-аналарыгыз өчен таяныч булуыгызны телим. Ата-аналарга сабырлык, укытучыларга уку процессын югары дәрәҗәдә оештыруны  телим, - диде Марат Галимҗан улы.

Котлау сүзләренә Гадел Хәйруллин да кушылды, аның матди ярдәме белән балаларга  рюкзаклар тапшырылды. 

- Беренче сыйныф укучыларын, ата-аналарны, укытучыларны тәбрик итәм. Уңышлы уку елы, укытучыларга һәм ата-аналарга көч-куәт телим, - диде Гадел Айрат улы.

 Чара рюкзаклар тапшыру, бию флешмобы һәм истәлеккә гомуми фотога  төшү  белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев