Югары Ослан. Татарча
Макыл мәктәп яны интернатында квест уены үткәрделәр
Мәктәп яны интернатында”Сәламәтлек көне” үткәрү кысаларында А.П.Исаев исемендәге Макыл урта мәктәбендә тәрбияче тарафыннан ”Сәламәтлек хәзинәсен эзләүдә” дип исемләнгән спорт квест-уены үткәрелде.
Әлеге чарада 2 төркем мәктәп укучылары катнашты: ”Бал кортлары” һәм ”Карлыгачлар”. Уен башында тәрбияләнүчеләр табиб Пилюлькиннан хат таптылар, анда маршрут картасы иде. Маршрут картасындагы рәсемнәр буенча балалар төрле биремнәрне чишеп, станцияләр буйлап эзлекле рәвештә хәрәкәт иттеләр,алга үтү өчен юлламаның бер өлешен алдылар. Балалар артислык,җитезлек,чыдамлык,зирәклек күрсәттеләр. Уенда катнашучыларга кладлы сандыкка барып җитү өчен “Серле”, ”Уенлы”, ”Зиһенле” станцияләрендә каршылыкларны җиңәргә кирәк иде. Ачкычны табарга җиңел булмады. Барлык каршылыкларны җиңеп чыккач, ул хатны бикләп торган ачкычның урынын белделәр. Балалар ачкычны, хатны эзләү юллары белән таптылар, ул хәзинә саклау урыны булган. Балалар җиләк-җимешләр, тәм-томнар белән сандыкны тапкач бик шатландылар. Уен һәр катнашучыга үз белемнәрен, сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирде. Балалар арасында коммуникативлылыкны үстерергә, берләштерергә ярдәм итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев