Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Макулатура тапшыр - агачны коткар!

Бүген Россиядә һәм бөтен дөньяда әйләнә-тирә мохит проблемасы аеруча кискен тора. Киләчәк буын өчен планетаны саклап калу өчен, һәр кешегә кечкенәдән үк табигатьне сакларга өйрәнергә кирәк.

Түбән Ослан балалар бакчасында “Макулатура тапшыр - агачны коткар!” -макулатура җыю буенча экологик акция уза. Аның максаты - әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә балаларның актив позициясен формалаштыру. 

Бу акциядә катнашу очраклы түгел. Кәгазь - һәр гаиләдә чүп-чарның төп өлеше булып тора. Бер кеше, уртача алганда, елына 150 кг га кадәр кәгазьне чүпкә ата, ә бер тонна кәгазь алу өчен якынча 10 агач һәм 20 000 литр су тотыла. Макулатураны икенчел эшкәртүгә тапшырганда чүплекләрнең күләмен киметергә гына түгел, ә табигый ресурсларны да шактый янга калдырырга мөмкин икән.

 Акцияне үткәрү алдыннан педагоглар  балалар белән макулатура җыю мотивациясенә юнәлдерелгән аңлату эшләре алып бардылар. Әңгәмәләр, хикәяләр, күзәтүләр рәвешендә оештырылган белем бирү эшчәнлеге вакытында балалар ничек һәм кайдан кәгазь барлыкка килүе, нинди эшчәнлек өлкәләрендә кулланылуы, кәгазьне ничек итеп күп тапкырлар куллану һәм агачларны коткару турында белделәр. Үткәрелгән акция тәрбияләнүчеләрдә һәм аларның әти-әниләрендә экологик культураны формалаштыруга башлангыч бирде дип ышаналар акцияне оештыручы балалар бакчасы хезмәткәрләре.

Макулатура җыю алдагы көннәрдә дә дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев