Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Май аенда законнарда нинди үзгәрешләр булачак?

...

Абитуриентлар "Россия эше" порталында максатчан укуны сайлый алачак

2024 елның 1 маеннан максатчан уку заказчылары үз тәкъдимнәрен "Россия эше" сайтында урнаштырырга тиеш булачак. Абитуриентлар бер порталда барлык вариантларны өйрәнә, укыганнан соң вуз, белгечлек һәм эш урынын сайлый һәм уку вакытында ярдәм чаралары турында белә алачак. Заказчылар шулай ук килешүне төзегән студентларга карата үз таләпләрен санап чыгарга һәм аларны үтәмәгән өчен нәрсә янавын күрсәтергә тиеш.  Эшләүнең минималь срогы, элеккеге кебек үк, өч ел тәшкил итәчәк. Максималь срок  - максатчан укучыны биш елдан озаграк эшләргә мәҗбүр итә алмаячаклар. Тагын бер яңалык: һәр абитуриент бер генә белгечлеккә бер генә килешү төзи ала.

 ТОСЭР резидентларга җиһазларны сатуларсыз тапшыра алачак

Махсус икътисадый территорияләргә кагылышлы тагын бер яңалык: 27 майдан ТОСЭРда урнашкан эшкуарларның хокукларын җайга салучы канун үз көченә керә. Хәзер резидентлар ТОСЭРның күчмә милкен сату үткәрмичә һәм ташламалы нигездә сатып ала алачак. 

Яңалык мондый территорияләрнең нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итәр дип көтелә, бу Россия тарафыннан технологик суверенитетка ирешүгә ярдәм итәчәк.  

Кайбер кешеләрнең пенсияләренә өстәмәләр артачак

 1 майдан очучылар һәм шахтерлар пенсияләренә (рәсми рәвештә өстәмә социаль тәэминат дип аталучы) өстәмәләр артачак. Бу ел саен февральдә, майда, августта һәм ноябрьдә була торган традицион корректировка.  

Һәр кешенең пенсиягә өстәмә түләүләр индивидуаль. Татарстанда пенсиягә өстәмәләр күмер сәнәгате оешмалары хезмәткәрләре арасыннан 305 пенсионерга һәм 572 элеккеге очучыларга арттырылачак. 

Онлайн акча күчерү 30 млн кадәр комиссиясез

1 майдан банкларга физик затлардан аларның счетлары яки төрле кредит оешмаларындагы кертемнәр арасында онлайн-күчерүләр өчен комиссияне алуны тыячаклар. Бушлай аена 30 миллион сумга кадәр күчерергә рөхсәт итәчәкләр. Яңалык иң яхшы шартлар булган кертемнәрне сайларга һәм хезмәт хакын картадан төрле банкларда картага күчерергә комачаулый торган киртәләрне бетерергә ярдәм итәр дип көтелә. 

Әмма банкка акчаны шәхсән күчерү өчен килгән кешеләр өчен яңалык эшләми, - комиссияне түләргә туры киләчәк.     

Авыру балаларга бушлай дарулар бирү срогы кыскартылачак

Сирәк очрый торган (Орфанные болезни) авырулары булган балалар 1 майдан "Яхшылык әйләнеше" фонды резервыннан даруларны тизрәк ала алачак: аларны бирү вакыты алты эш көненә кадәр кыскарачак (элек бу чор 24 көн иде). РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча төзелгән фондның үзенчәлеге шунда ки, ул кыйммәтле, шул исәптән Россиядә теркәлмәгән дарулар һәм медицина эшләнмәләрен сатып ала. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев