Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Лилия Галимуллина: «Җиңү өчен бабайга рәхмәт!»

...

«Үлемсез полк” акциясенә кушылып бабасы турында район мәдәният йорты директоры Лилия Галимуллина сөйли:

"Әтием линиясе буенча, Галимҗанов Таһир Мирзай улы, кызылармеец булып, диңгез флотында хезмәт иткән. Ул  армиягә 1940 елда алынган. Сугыш башлангач ул 284 нче укчы дивизиянең 1047 нче укчы полкында хезмәт итә. 

 Күп кенә медальләргә лаек була: "Сугышчан казанышлар өчен", 1945 ел; "1941-45 елгы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен", 1945 ел; һәм 1985 елда II дәрәҗә Ватан сугышы ордены. Җиде ел хезмәт иткәннән соң Армиядән 1947 елда исән-имин кайта.

“Минем бәхетле балачагым яраткан бабайлар һәм әбиләр даирәсендә узды. Бабай 80 яшендә вафат булды, үзеннән соң 5 бала, 8 оныгы калды. Минем аның белән бары тик җылы һәм бәхетле хатирәләрем генә бәйләнгән. Бабай минем өчен чиксез хезмәт сөючәнлек, тынычлык, рух ныклыгы, зирәклек үрнәге булып тора. Җиңү өчен бабайга рәхмәт!", - дип хәтирәләрен яңартты Лилия Тәлгать кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев