Әлфия Минһаҗева белән Римма Шәрәфиева “Ел хатын кызы. Ел ир-аты: хатын кыз карашы” бәйгесенең зона этабында җиңү яуладылар
Югары Ослан. Татарча

Әлфия Минһаҗева белән Римма Шәрәфиева “Ел хатын кызы. Ел ир-аты: хатын кыз карашы” бәйгесенең зона этабында җиңү яуладылар

Бәйгедә катнашучыларны яклап, зона этабында район хатын – кызлар советы җитәкчесе Фәридә Янтыкова чыгыш ясады.

Санитар – эпидемиологик шартларны исәпкә алып, катнашучылар бәйгегә үзләренең видеоматериалларын җибәрделәр. Бәйгедә катнашучыларны ханымнарны яклап, Буа шәһәрендә үткәрелгән зона этабында район хатын – кызлар советы җитәкчесе Фәридә Янтыкова чыгыш ясады.

Зона туры нәтиҗәләре буенча “Язмышым минем – минем һөнәрем” номинациясендә Матюшин утра мәктәбе җитәкчесе Римма Шәрәфиева җиңүче булды.

“Хатын кыз – лидер” номинациясендә җиңүне Башкарма комитет эшләре идарәчесе, “Ак калфак” татар хатын-кызлары район иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әлфия Минһаҗева яулады.

Шулай ук зона этабының катнашучысы булып Карахуҗа авылы китапханәсе мөдире Любовь Грачева саналды. 

Районыбыз данын лаеклы яклаган хатын кызларыбыз белән горурланабыз.


Победа в конкурсе Ак калфак женщина года

Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Чын күңелдән котлыйм. Алдагы көнегездә дә югарыдан югары дәрәҗәләргә ирешегез.