Кзыл Байрак авылы имамы тантаналы чарада катнашты
Югары Ослан. Татарча

Кзыл Байрак авылы имамы тантаналы чарада катнашты

Ветеран - әфганчы, хәрби очучы Тимур хәзрәт Ибраһимов хәрби училище солдатлары ант итү тантанасында чыгыш ясады.

Узган атнада Югары Ослан районы Кзыл Байрак авылы имамы Тимур хәзрәт Ибраһимов Казан шәһәренең хәрби училищесында үткән тантаналы чараларда катнашты. Бу чаралар әлеге хәрби бүлектә солдатларның ант кабул итүләренә багышланган иде. 

Тимур хәзрәт солдатлар алдында чыгыш ясады, хәрбиләрнең Ватан алдында бурычы турында сөйләде, Әфганстанда хезмәт иткән вакытта искә алулары белән уртаклашты.

Читай «Волжскую новь» в МАКС, Вконтакте, Одноклассники, ДзенТелеграм,


Присяга имам мечети

Нет комментариев