Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Кызыл Байракта - «Ислам йорты» - Татарстан мәчетләре белән таныштылар

Чара Татарстан мәчетләре тарихына багышланган иде. Татар халкының күренекле вәкилләре укыган борынгы мәчетләрнең, данлыклы мәдрәсәләрнең биек манараларыннан башка Татарстанны күз алдына да китереп булмый.

Башта мәчет - Ислам йорты һәм аңа кергән вакытта билгеле бер кагыйдәләрне үтәргә һәм үз-үзеңне тиешенчә тотарга кирәк икәнлеген искәрттеләр. 

Бергәләп мәчетләрнең фотосурәтләрен карадылар, татар халкының мәчетләре архитектурасы турында мәгълүматлар өйрәнделәр, Татарстан һәм башкаланың тарихи мәчетләренә багышланган фәнни-популяр очерклар укыдылар. Болгар, татар һәм бөтендөнья ислам цивилизацияләренең үзара бәйләнеше турында сөйләштеләр. Теләсә кайсы халыкның архитектурасы - аның матди һәм интеллектуаль эшчәнлеге нәтиҗәсе. Ул тарих, мәдәниятне үстерү этапларын тулысынча чагылдыра.  

Мәчетләрнең архитектура буенча аермасы булуын белделәр: түбәсендә яки керү өлешендә манаралы мәчетләр, манараның почмакка куелышы булган мәчетләр, керү юлындагы ике манаралы мәчетләр, шулай ук күпманаралы мәчетләр.

Бу казанышлар йөзьеллык аралык белән безгә кадәр килеп җиткән бәһасез мәдәни мирас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев