Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Кызыл Байракта гаилә иҗаты күргәзмәсе эшли

«Гаилә елына» багышланган чаралар кысаларында Кызыл Байрак авылы клубында июль аенда даими рәвештә “Барысы да гаиләдән башлана”-гаиләләр иҗаты күргәзмәсе эшләячәк. Күргәзмәгә декоратив-гамәли сәнгатьнең төрле техникаларында эшләнгән әсәрләр урнаштырылган.

Кызыксынулар дөньясы зур һәм һәр гаилә күргәзмәгә үзләре иҗат иткән хезмәтләрен тәкъдим иткәннәр. Кемдер мендәр һәм картиналар чиккәннәр, ә кемдер чыршыга матур уенчыклар һәм бизәү әйберләре бәйләгән. Кемнәрдер кәгазьдән ясалган эшләнмәләр, модульле оригами, табигый материаллар белән эшләү һәм башкалар белән мавыга. Һәрбер талант гаиләдә туган һәм туа. Күргәзмәдә балаларның, ата-аналарның, әби-бабаларының үзләре һәм гаилә белән бергә эшләгән иҗади эшләре катнаша. 

Рәсем сәнгате һәм декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе ата-аналарның һәм балаларның иҗади потенциалын һәм сәнгати сәләтләрен күрсәтә, гаиләнең әдәби иҗади традицияләрен үстерүгә ярдәм итә, шулай ук уңай энергия белән баерга һәм аны башкалар белән уртаклашырга мөмкинлек бирә. Теләгән һәркемне мәдәният хезмәткәрләре "гаилә остаханәләрендә" талантлы куллар төзегән гаҗәеп эшләргә сокланырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев