Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Кызыл Байракта «Бергә коррупциягә каршы» профилактик акциясе узды

Хәзерге җәмгыятьтә коррупция иң актуаль һәм катлаулы проблемаларның берсе булып тора. Көн саен без аның күренешләре белән очрашабыз. Әмма, ришвәт тәкъдим иткән һәм янап, куркытып алу очрагында гражданинның ничек эш итәргә тиешлеге, закон бозган очракта аңа нинди җәза янавы турында һәркем белми.

Коррупция гражданнарның дәүләткә ышанычы кимүгә сәбәп була, шулай ук илнең икътисадый үсешен тоткарлый.

Акция коррупция турында хәбәрдарлыкны арттыруга һәм бу тискәре күренешкә каршы көрәш кирәклегенә игътибар җәлеп итүгә юнәлдерелгән иде. Чара барышында халык коррупция, аның нәтиҗәләре һәм каршы тору ысуллары турында белде. 

Коррупция күренешләре, ришвәтнең нәрсә булуы турында сөйләделәр, коррупциягә каршы закон нигезләмәләрен аңлаттылар. Гражданнарның ришвәт алган өчен генә түгел, ә биргән өчен дә җинаять җаваплылыгына аерым игътибар бирделәр.

Авыл халкына коррупция, аның чагылышлары һәм аның белән көрәшү ысуллары, коррупциянең нәтиҗәләре нинди була һәм коррупция факты ачыкланган очракта кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында мөһим мәгълүматлар булган белешмәләр таратылды.

Коррупциягә каршы көрәш - бөтен җәмгыятьнең һәм һәр гражданның бурычы ул.

Коррупциягә каршы көрәш нәтиҗәсе дәүләт һәм җәмгыятьнең уртак тырышлыгына бәйле. Бу тискәре социаль күренешкә каршы көрәштә битараф калмаска өндәде чараны оештыручылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев