Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Кызыл Байракта “Автомобиль дән саклан” чарасы үткәрделәр

Кызыл Байрак мәдәният хезмәткәрләре «Балачак иминлеге» Бөтенроссия акциясе кысаларында ЮХИДИ көненә багышланган «Автомобильдән саклан» чарасы уздырды.

Чарада балалар юлда һәм ишегалдында куркынычсыз тәртип күнекмәләрен кабатлап кына калмадылар, ә юл билгеләренең төрләрен дә искә төшерделәр. Балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләренең килеп чыгу сәбәпләре турында сөйләделәр һәм юлларда уеннарның куркыныч булуы турында кисәттеләр. 

Балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген искәрттеләр. Мәсәлән, колакчыннарда йөрү тормыш өчен куркыныч, урамны машиналар булмаса да кызыл утка үтәргә, юлларда һәм юл кырыйларында  уйнарга ярамый. Машина, шофер тормозга басса да, шунда ук туктый алмаганын кисәттеләр. Куркынычсыз тәртипнең төп кагыйдәсе - куркынычны алдан күрү. Мототехника белән идарә итүгә бәйле тыюлар һәм велосипедларда да, СИМДА да хәрәкәт иткәндә саклагыч экипировка булуның мөһимлеге турында искә төшерделәр. 

Велосипедта йөрү 14 яшьтән рөхсәт ителә. Юлның йөрү өлешен кичкәндә, җәяүлеләр кичүендә, велосипедчы велосипедны үз янында алып барырга һәм җәяүлеләр хәрәкәте өчен таләпләр буенча эш итәргә тиеш. 14 яшькә кадәрге балаларга велосипедта торак зоналарда, тротуарларда, велосипед һәм җәяүлеләр юлларында йөрергә рөхсәт ителә.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез һәм каникуллар куркынычсыз булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев