8 августта Югары Ослан районында «Сәйдәшстан» фестивале узачак.
Сигезенче августта Югары Ослан районының Кызыл Байрак авылында «Сәйдәшстан» музыкаль фестивале узачак. Чара 17:00 сәгатьтә мәдәният йорты янындагы ачык мәйданчыкта башлана. Оештыручылар - Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Галиаскар Камал имемендәге академик театры.
Фестиваль программасында - театр оркестры башкаруында татар композитор-классикларының әсәрләре, шулай ук оркестр белән берлектә holofonote проектыннан татар темаларына DJ-сет. Сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры - Данияр Соколов. Солистлар арасында Татарстан Республикасының атказанган артистлары Ришат Әхмәдуллин, Рамил Шәмсуаров, Ирек Кашапов, шулай ук Рәйхан Габдуллина, Айгөл Гардисламова һәм Гадел Равилов бар.
«Сәйдәшстан”га рәхим итегез!
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев