“Коргуза” ҖЧҖ машина-трактор паркын яңарта
Югары Ослан. Татарча

“Коргуза” ҖЧҖ машина-трактор паркын яңарта

“Коргуза» ҖЧҖ Югары Ослан муниципаль районында алдынгы хуҗалыкларның берсе, ул ел саен машина-трактор паркын заманча авыл хуҗалыгы техникасы белән яңарта.

2024 елда алар 9 берәмлек техника алган булганнар. Ә быелның беренче кварталында «Коргуза» ҖЧҖ ике МТЗ-1221 тракторы сатып алганнар. Хуҗалык тагын 4 берәмлек МТЗ-82 тракторы сатып алырга ниятли.

Үсемлекчелек тармагында югары нәтиҗәләргә яңа югары җитештерүчән техника сатып алудан һәм фәнни-техник прогресс казанышларыннан башка ирешеп булмый. Авырлыкларга карамастан, район авыл хуҗалыгы оешмалары машина-трактор паркын актив яңартуны дәвам итәләр, алар иң алдынгы техникага басым ясыйлар.

Читай «Волжскую новь» в МАКС, Вконтакте, Одноклассники, ДзенТелеграм,


Нет комментариев