Конкурста катнаш һәм кыйммәтле бүләк от
Инде 40 мең татарстанлы Россия Конституциясен белү конкурсында катнашты. Онлайн-конкурста 25 ноябрьгә кадәр катнашырга мөмкин.
Россия Конституциясенең 30 еллыгы уңаеннан «Россия Конституциясенә 30 ел - үзеңне тикшереп кара» Бөтенроссия онлайн-конкурсы старт алды.
Тестны constitution.er.ru сайтында онлайн узарга мөмкин. Анда 18 яшьтән өлкәнрәк барлык теләүчеләр катнаша ала. Тестны бер генә тапкыр узарга мөмкин. Бер сорауга җавапның берничә варианты тәкъдим ителә, тик аларның берсе генә дөрес булачак.
Анда катнашкан өчен 40 мең татарстанлы акчалата бүләкләүгә дәгъва кыла. 10 минут эчендә катнашучыларга Конституция нигезләре турындагы 10 сорауга җавап бирергә кирәк. Система сорауларны очраклы рәвештә сайлый.
Конкурсны оештыручылар җиңүчеләрне билгелиячәк һәм аларга 30 ноябрьгә кадәр кыйммәтле бүләкләр тапшырачак.
Исегезгә төшерәбез, РФ Президенты Владимир Путин: "Безнең гражданнарның хокуклары һәм иреге кoнституция белән гарантияләнгән. Без аның турында беркайчан да онытырга тиеш түгел», - дип белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев