Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

“Кояшкай” тәрбиячесе “Туган тел Fest 2024”- фестивалендә катнашты

Казанда «Бала-Сити» Академиясе» халыкара мәктәбендә «Туган тел Fest 2024» дүртенче республика фестивале узды.

Фестивальне  Татарстан Раисе каршындагы Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе, ТР мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә  "Бала-Сити" Академиясе” оештырды. Әлеге чарада Югары Ослан «Кояшкай” балалар бакчасының татар телен өйрәтү буенча тәрбиячесе Лилия Мөхәммәтҗанова да актив катнашты. 

"Туган тел Fest" республика балалар бакчаларында татар телендә белем бирүче педагогларның үсә баручы төркемен булдыруга ярдәм итә. Фестиваль шулай ук укыту процессында барлыкка килә торган проблемаларны һәм тәкъдимнәрне тикшерү өчен практик юнәлешле мәйданчыклар оештыра. 

Очрашу кысаларында мастер-класслар һәм тәҗрибәле белгечләр белән кызыклы әңгәмәләр үткәрелде. Укуларның нәтиҗәлелеген күтәрү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. "Бала-Сити"ның әйдәп баручы белгечләре мавыктыргыч лекцияләр уздырды һәм катнашучыларны авторларның новатор эшләнмәләре һәм программалары белән таныштырды. Шулай ук "Татармультфильм" һәм "Шаян ТВ" телеканалы катнашучыларга үзләренең яңалыкларын кхрсәттеләр. Аларның кызыклы персонажлары кунакларны каршы алып һәм һәрберсенә яхшы кәеф бүләк итте! 

Чараның дусларча атмосферасы язгы көндә бергә җыелган республика педагогларын берләштерергә ярдәм итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев