Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Китап укучы һәрвакыт булсын

Кызыл Байрак китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә китап сөючеләр өчен мәгълүмати чара уздырды.

9 августта Бөтендөнья китап сөючеләр көне билгеләп үтелде. Бу көнне язучылар, шагыйрьләр, китап кибетләре, китапханәләр һәм, әлбәттә, укучылар билгеләп үтә!  Китап уку бик кызыклы, яхшы гамәл!

Нәкъ менә китапны ихтыяҗлы, кадерле итеп саклаучы – ул  укучы ,шуңа да беренче чиратта, Бөтендөнья китап сөючеләр көне китап укырга яратучыларга багышлана.

Кызыл Байрак китапханәсе һәм  мәдәният йорты үз укучыларын һәм китап сөючеләрне Бөтендөнья китап сөючеләр көне белән котлый!

Бу көнне Кызыл Байрак китапханәсендә төрле әсәрләрне һәм төрле авторларны яратучылар һәм бәяләүчеләр җыелды. Китап сөючеләр укыган китаплар турында үз тәэсирләре белән уртаклаштылар, кемдер укыган яңалыклары турында сөйләде, ә кемдер дөнья әдәбиятының классикасын искә төшерде. Олы буын яшьләргә буш вакытта уку никадәр мөһим, китаплар тормышта ничек ярдәм итүен, ә кайвакыт хәтта кешеләрне берләштерүен сөйләделәр!

Китап-ул бөтен дөньяны берләштерүче, яхшылыкка өндәүче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев