Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Кичә, 18 декабрьдә «Кар бөртеге көне» билгеләп үтелде

Аларның кабатланмас бизәкләре һәм формалары белән кар бөртекләре -кышкы дөньяның бер өлеше.

Алар Яңа ел бәйрәмнәренең үзенчәлекле атмосферасын тудыра. Әгәр Яңа ел алдыннан кар ява икән, ул барыбызның да кәефен күтәрә.

“Каенкай” балалар бакчасы тәрбиячесе Петухова Регина өлкән төркем белән әңгәмә үткәрде. “Кар бөртеге нәрсә соң ул? Каян килеп чыга ул? Нинди формада? Кар бөртекләре барысы да бертөрлеме? Үзебезгә кар бөртеге "ясап" буламы?”, - дигән сорауларга җаваплар эзләделәр. Балалар шулай ук тәрбияче белән бергә «Оча торган кар бөртеге» уенын уйнадылар.

Табигатьнең бу могҗизасыннан алган тәэсирләрен балалар үзләренең рәсемнәрендә белдерделәр. Үз бизәкләрен уйлап чыгарып, рәсем ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев