Хуҗабикәләргә файдалы киңәшләр
Югары Ослан. Татарча

Хуҗабикәләргә файдалы киңәшләр

Әлеге киңәшләрне куллансагыз, көнкүрешегез шактый җиңеләер.

  • Пешергәннән соң, бик үк кызыл булмаган чөгендерне берничә сәгать суыткычта тотып карагыз. Салкында аның төсе матурлана.
  • Чәчәкле кәбестәне аз гына сөт кушылган суда пешерсәгез, ул ак төсен саклап калыр.
  • Фасоль, борчак, башка кузаклыларга тозны йомшаргач кына салырга кирәк. Югыйсә аларны бик озак пешерергә туры киләчәк.
  • Тозлы кыяр банкасын ачуга ашап бетермәсәгез, өстенә гәрчич порошыгы сибегез. Ул кыярны бозылудан, күгәрек барлыкка килүдән саклый.
  • Кайнар су белән пешекләнгән лимон хуш ислерәк була;
  • Балык  таралмасын өчен, ухага тозны баштан ук салырга кирәк. Кыздырыр алдыннан тоз сөрткәч, 20 30 минут тотарга кирәк.

Читай «Волжскую новь» в МАКС, Вконтакте, Одноклассники, ДзенТелеграм,


полезные советы файдалы киңәшләр

Нет комментариев