Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Казанда дәүләт милли сәясәте буенча семинар узды

Казан Кремлендә Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру, милли-мәдәни берләшмәләр эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре буенча һәм Татарстан халыклары ассамблеясе җитәкчеләре, Татарстан халыклары Йортлары һәм Дуслык Үзәге директорлары, Татарстан халыклары Ассамблеясе, җирле милли-мәдәни берләшмәләр рәисләре өчен республика семинары узды.

Югары Ослан районыннан семинарда  мәгариф бүлегенең милли мәсьәләләр буенча методисты, Бөтендөнья татар конгресының Югары Ослан бүлекчәсе җитәкчесе Гөлгенә Дәүләтшина, мәдәният бүлеге мөдире, Югары Ослан муниципаль районында Татарстан халыклары ассамблеясе вәкиллеге җитәкчесе  Анна Елисейчева катнаштылар.

Чараны этномәдәни проектларның фәнни җитәкчесе, КФУ ның антропология һәм этнография кафедрасы доценты, атказанган мәдәният хезмәткәре Елена Гущина презентациясе ачты. Семинарда катнашучылар алдында сәламләү сүзләре белән Татарстан Республикасы Рәисе департаментының Милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин, Татарстан Халыклар ассамблеясе Советы Башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев һәм Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров чыгыш ясады. 

 Семинар программасын мәдәният, мәгариф һәм фән министрлыклары, КФУ вәкилләре, Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәте өлкәсендә эшчәнлек алып баручы фәнни һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре чыгышлары дәвам итте.

Семинар катнашучыларга сертификатлар тапшыру белән тәмамланды.

Семинарны эчке сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Рәисе департаменты ярдәмендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Ассамблея һәм Татарстан халыклары Дуслыгы йорты оештырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев