Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Казан Кремлендә курчак театры спектакль күрсәтәчәк

2023 нче елның 24 нче июнендә 18:00 сәгатьтә Казан Кремлендә «Әкият» курчак театры «Мактанчык әтәч» спектаклен күрсәтәчәк.

Бу мавыктыргыч музыкаль әкиятнең геройлары - йорт хайваннары: Әтәч, Үрдәк, Тавык, Каз, Чеби һәм Каз бибие, алар җәйне матур почмакта - «Кошлар оҗмахы» ял йортында уздыралар. Җәйге кояштан һәм салкынча судан ләззәтләнеп, ял итәргә яхшы, тик менә Әтәчнең вак-төяк үпкәләре һәм ахмак   мактануы гына  кошларның ачуын уята.

Җитмәсә, явыз Тилгән  дә «Кошлар оҗмахы»нда яшәүчеләрне куркытып тора. Ул кечкенә кошчыкларны үз өненә алып китә. Батыр Каз һәм гүзәл Үрдәк сабыйларны коткарырга карар кылалар. Ләкин аларның тырышлыгы файдасыз булып чыга, мондый явызлар белән бердәм көрәшергә кирәк бит. Дус команда, бөтен үпкәләрне, талашуларны онытып, Тилгән белән сугышырга баралар һәм лаеклы җиңүгә ирешәләр.

Керү ирекле

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев