Картлар һәм инвалидлар йортында көзге өмә үтте
Өмәгә Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат-йорты тәрбияләнүчеләре чыкты.
Хезмәт десанты комсомолның туган көненә туры килде: социаль хезмәтләрдән файдаланучылар – элекке комсомолецлар бәйрәмне иҗтимагый-файдалы эш белән билгеләп үтәргә булдылар.
Көзге аяз көннән файдаланып, социаль хезмәтләр алучылар Светлана Лазуркевич җитәкчелегендә юлларны себерделәр, үсемлекләрне, көзге яфракларны җыйдылар. Барысы да зур энтузиазм белән эшләделәр. Элекке комсомолецларның кәефе күтәренке иде, сагынып элекке заманнарны искә төшерделәр, элек комсомол көнен ничек бәйрәм итүләре турында сөйләделәр. Өмәдән бер-берсе белән чын күңелдән аралашып, хезмәтләренең нәтиҗәләре белән горурланып таралыштылар.
Хезмәт буенча инструктор әйтүенчә, мондый чаралар һәрвакытта да яшәүчеләргә файдага була: аларда үзбәя арта, хәрәкәт һәм коммуникатив күнекмәләр үсә. Шуңа күрә интернатта өмәләрне даими үткәрәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев