Карате буенча республика ярышларында Макыл спортчылары яхшы нәтиҗә күрсәттеләр
Ике спортчы - алтын, дүртесе - көмеш медаль яулады.
Комбат Самооборона һәм Всестиль карате буенча республика турнирында Макыл яшьләр клубы спортчылары катнашты. Турнир Питрәч спорт мәктәбендә узды.
- Татарстан шәһәрләре һәм районнарының 11 клубыннан 100 дән артык спортчы турнирда катнашулары турында белдерде. Макыл спортчылары да үз көчләрен сынап карарга булдылар. Мин үз укучыларымның чыгышыннан канәгать, - ди тренер Иван Платцев.
Үз авырлыклары һәм яшь категорияләрендә Адель Әхтәмов һәм Эльмир Ильясов турнирда җиңүче булдылар. Көмеш медальләрне Эмиль Нигъмәтулин, Эмиль Ильясов, Эльнар Ильясов, Альберт Насыйбуллин яулады.
Җиңүчеләребезне котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев