Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

«Каенкай» балалар бакчасында Каз өмәсе узды

Бәйрәмдә балалар каз йолкырга, таба майлар өчен дөгәч ясарга өйрәнделәр, рәхәтләнеп бәйрәм иттеләр.

Кичә, 7 декабрь көнне, «Каенкай» балалар бакчасында зур бәйрәм үтте.

Борынгы заманнардан килгән йола буенча, балаларны кечкенәдән татар халкының милли бәйрәмнәре белән таныштыруны дәвам итеп,  татар теле тәрбиячесе Алия Җиһаншина белән музыкаль хезмәткәр Ландыш Хафизова тәрбияләнүчеләргә татар халкының милли бәйрәме "Каз өмәсе" оештырдылар. Бәйрәмгә балалар янына кунака Яңа Юл авылы мәдәният йорты мөдире Сәрия Ефимова да килде. Сәрия Әграт кызы тәрбияләнүчеләрне бәйрәмнең тарихы белән таныштырганнан соң, каз йолкуның тәртибен һәм каурыйдан ничек дөгәч ясарга икәнен өйрәтте.

Тыңлап, карап өйрәнгәннән соң, балалар үзләре эшкә кереште. Чын татар авылы йортына ошатып бизәгән музыка бүлмәсендә милли киемнәр кигән балалар рәхәтләнеп каз йолкырга, канат сыдырырга, таба майлый торган канат ясарга өйрәнделәр. Эш беткәннән соң, татарча шигырьләр сойләделәр, биеп, җырлап, уйнап күңел ачтылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Каз өмәсе милли гореф гадәтләр

2
X