Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Изге Болгар җыены-2022 бәйрәм программасы

21 майда Болгарда Идел буе болгарлары тарафыннан Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу бәйрәм ителә.

«Изге Болгар җыены» бәйрәм чаралары программасы (21 май, 2012 ел)

9.00-11.00 922 елда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итү хөрмәтенә куелган Истәлек билгесе мәйданында концерт программасы.
9.00-11.00 Тарихи яр буенда «Язу тарихы» мәйданчыгы.
Урта гасыр каралаларын ясау технологияләрен үзләштерү, гарәп каллиграфиясен өйрәнү буенча мастер-класс. Төрки-татар язуы музее.
9.00-14.00 Археология мәктәбе территориясендә  ат-автомобиль узышында катнашучылар һәм «Идел-Урал» инвалид спортчылар хәйрия фонды тарафыннан оештырылган бәйрәм программасы.
Программада – Багдад илчелегенең борынгы Болгарга килүен театральләштерү, музыкаль һәм җыр композицияләрен башкару, татар токымлы атларны күрсәтү .
9.30-10.30 Кече манара һәм Хан төрбәсе комплексы территориясендә Тәүбә догасы.
11.00-11.45 922 елда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан Изге Болгар җыенын ачу тантанасы.
12.00 Җәмигъ мәчетендә өйлә намазы.
12.30-14.00 Мәйдан. Милли көрәш буенча финал ярышларын үткәрү.
12.30-16.00 Бәйрәм концерт программасының дәвамы.
20.30-21.30 (үзгәрергә мөмкин) «Ак мәчет» комплексы территориясендә лазер-шоу.

Көн дәвамында Татарстан Республикасы халык-сәнгать кәсепчелеге осталары эшләнмәләре күргәзмәсе һәм сату эшләячәк. Барлык музей объектлары 20.00 сәгатькә кадәр ачык.

Источник http://spas-rt.ru/news/novosti/izge-bolgar-yeny-2022-byrm-programmasy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: праздничные мероприятия 1100 летие принятия ислама великий Болгар