Юл билгеләре иленә сәяхәт
Вахит авыл китапханәсендә юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча «Юл билгеләре иленә сәяхәт» дип аталган викторина үткәрелде.
Чара башында юлларда килеп туган вәзгыять турында статистика белән таныштылар. Аеруча мәктәп каникуллары чорында булган очракларга тукталып киттеләр. Китапханәче Сания Сәлимуллина балаларны юлларда, транспортта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды. Аларның еш кына җәяүлеләр юл-транспорт һәлакәтендә төп гаеплеләргә әйләнүен ассызыклап үтте.
Балалар юл билгеләре барлыкка килү тарихы турында белделәр, юл хәрәкәте билгеләрен һәм кагыйдәләрен искә төшерделәр, аннары балалар викторина сорауларына җавап бирделәр.
Йомгак ясап: «Юл йөрү кагыйдәләрен беләбез, аларны һичшиксез үтәргә кирәк!» дигән нәтиҗәгә килделәр. "Машина йөртүчеләр - җәяүлеләр" һәм "Юл билгесен тап" уеннарында уйнадылар һәм хәтта юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча килеп чыккан очракларга чыгу юлларын таптылар. Укучыларга шулай ук автобусларда һәм башка гомуми файдаланудагы транспорт чараларында үзеңне ничек тотарга дигән сорауларга җаваплар эзләделәр.
Балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен төрле уеннарда катнашып ныгыттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев