Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары осланлыларга үз йортларын чакрылмаган кунаклардан ничек сакларга кирәклеген искә төшерделәр

Статистика буенча, фатир урлау көндез яки кичке вакытта, ял көннәрендә яки хуҗалар озак вакытка өйдән чыгып киткән очракта була.

Яңа ел бәйрәмнәрендә күпләр өйләреннән озакка китәләр. Бу хәл гражданнарның милкенә һәм торагына карата хокукка каршы гамәлләр куркынычын тудыра.

Караклар йортка йозак ачкычларын сайлап алу юлы белән керә, тәрәзәләрнең пыяла пакетларын сыгалар.

Әгәр дә сез озын сәяхәткә җыенасыз икән, күршеләрегезгә мөрәҗәгать итегез һәм аларны сезнең фатирыгызны яки йортыгызны күзләп торырга кушыгыз. Яхшы ишек йозакына саран булмагыз.

Сезнең мөлкәтегезне урламас өчен, мөмкин булганча, фатирны үзәкләштерелгән сак пультына куяр өчен полиция участок вәкиленә мөрәҗәгать итегез.

Статистика күрсәткәнчә, сак сигнализациясе белән җиһазландырылган фатирның ишекләре кагылмаган булып кала. Чөнки тәрәзәләрдәге рәшәткәләр, хәйләкәр ишек йозаклары, өч-камера пыяла пакетлары – җинаятьченең җинаятьчел табыш алу юлында вакытлыча киртәсе генә. Үзегезне һәм мал-мөлкәтегезне саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: безопасность