Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Осланлылар «Чиста булачак» республика экология фестивалендә катнашты

Кичә, 27 октябрьдә, «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Татарстанның башка ведомстволары вәкилләре катнашында 2022 елгы экологик сезонга йомгак ясау буенча «Чиста булачак» республика фестивале узды.

Чара барышында 2022 елда экологик хәрәкәт активистлары тормышка ашырган проектларга йомгак ясалды, 2023 елга төп проектлар һәм юнәлешләр билгеләнде, шулай ук хәрәкәтнең актив катнашучыларын бүләкләү булды.

Фестиваль кысаларында Татарстан Республикасының яшьләр экологик хәрәкәтеннән Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән Татар Борнашы укытучылары Марина Бочкова белән Елена Бурукина һәм 11 сыйныф укучысы Абгарян Наира бүләкләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Будет чисто экологический фестиваль